Республика көнендә аксубайлылар Татарстанның исемле батальоннарын тулыландырды
Соңгы яңалыклар

Республика көнендә аксубайлылар Татарстанның исемле батальоннарын тулыландырды

Аксубай районының ике кешесе ТРның исемле батальоннарына хезмәт итәргә китте.

Иреклеләрне тантаналы рәвештә Хәрби дан мемориалы яныннан озаттылар. Татарстанның исемле батальоны сугышчылары булырга теләгән яшьләргә, аларның якыннары, шулай ук район җитәкчелеге, Россия хәрби хәрәкәтләр һәм Кораллы Көчләре ветераннарының (инвалидлар) “Ватанга хезмәт итәм” бердәмлеге иҗтимагый оешмасы әгъзалары хәер-фатихаларын бирделәр.

Тантаналы митингны район башлыгы Камил Гилманов ачты.

– Сез илдә җиңел булмаган хәлләр килеп чыккач, кыюлык күрсәттегез, үзегез өчен гади булмаган карар кабул иттегез, – дип мөрәҗәгать итте ул иреклеләргә. – Сез ил язмышында турыдан-туры катнашасыз. Һәркем аңлый: җиңел булмаячак. Без сезгә чын күңелдән лаеклы хезмәт итәргә һәм исән-имин әйләнеп кайтырга телибез.

Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Сергей Иванов иртәгәге сугышчылар адресына котлау сүзләре җиткерде.

– Сез Россия, республика һәм безнең район данын яклаячаксыз, – дип билгеләде ул. – Хәрби бурычны үтәгәннән соң, исән-имин әйләнеп кайтуыгызны телим.

Ветераннар хәрәкәте вәкилләре Виталий Маркин, Алексей Бобов, Анатолий Скворцов контрактчыларга имин хезмәт теләделәр. Юлга кузгалыр алдыннан район җитәкчесе иреклеләргә өйдәгеләр белән элемтәдә тору өчен кесә телефоннары тапшырды.


Нет комментариев