Республика балалар китапханәсенә Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин исеме биреләчәк. Төбәк Хөкүмәтенең шундый эчтәлектәге карарын Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Карар «җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, Татарстан Республикасының халык шагыйре Роберт Миңнуллин истәлеген мәңгеләштерү максатыннан» кабул ителде. Моңа хәтле шундый тәкъдим белән Татарстанның Мәдәният министрлыгы чыккан иде.
Хәзер профильле ведомство 60 көн эчендә дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе уставына үзгәрешләр кертергә тиеш, диелә Татарстанның хокукый мәгълүмат рәсми порталында урнаштырылган документта.
Республика балалар китапханәсе Казан шәһәренең Х.Ямашев проспектында 81 нче йортта урнашкан.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев