Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Районда язгы ташуга әзерләнәләр

Язгы ташу чорында су басу зонасына районның дүрт торак пункты эләгергә мөмкин.

Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышында Аксубай янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны башлыгы Руслан Ибляминов хәбәр итте. Гомумән алганда, 96 йортны су басарга мөмкин: 82 йорт – район үзәгендә, 2 йорт – Кәкре Күлдә, 3 йорт – Сөнчәле авылында, 9 йорт – Кисада. Су басудан 383 кеше зыян күрергә мөмкин, алар арасында 37 бала, 23 өлкән кеше бар.

– Су объектларында гидрологик хәлне контрольдә тоту өчен дүрт күзәтү посты оештырылды, торак пунктларда хәбәр итү системалары урнаштырылды. Язгы ташудан килгән зыянны киметү максатыннан, ташуларны аварияләрсез үткәрүгә әзерлек эшләре планлаштырылды, оештырылды һәм алып барыла, – дип шәрехләде район башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев.

Башкарма комитет язгы ташу чорында район халкын һәм территорияләрне саклау чаралары турында карар кабул итте. Язгы ташуга әзерлек турында авыл җирлекләре башлыклары, предприятиеләр җитәкчеләре хәбәр итте, «Язгы ташу» оператив планы кысаларында идарә органнарының, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча Бердәм дәүләт системасының территориаль звеносының һәм җирле үзидарә органнарының гамәли гамәлләрен эшләү буенча тренировкасы узды.

Вакыйгаларның тискәре күренеше очрагында районда коткару эшләре үткәрү өчен йөзү чаралары әзерләнгән, су басу зонасыннан кешеләрне вакытлыча урнаштыру пунктларының әзерлеге тикшерелгән, аларны кайнар аш белән тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителгән.

«Мостовик» ҖЧҖ көче белән су бүлгеч торбалар кардан һәм чүп-чардан чистартылган, «Татавтодор» филиалы 700 тонн ком һәм 650 тонна вак таш әзерләгән. Су басу куркынычына коткаручылар, хезмәтләр һәм ведомстволар гына әзерләнеп калмаган. Су басу куркынычы янаганда, язгы ташу вакытында кешеләргә ярдәм чараларын гамәлгә ашыру өчен 121 кеше, 23 берәмлек техника, 3 берәмлек йөзү чарасы җәлеп ителәчәк.

Аларның әзерлеге тикшерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев