Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Районда COVID-19га каршы прививка ясату кампаниясе дәвам итә

Бүгенге көндә вакцинаның беренче компонентын – 945, икенче компонентын 622 кеше куйдырган.

Аксубай район үзәк хастаханәсе поликлиникасы мөдире Алина Маланчева аңлатканча, прививка ясатучылар арасында 128 медицина хезмәткәре, 347се – 60 яшьтән өлкәнрәкләр, мәгариф, социаль өлкә хезмәткәрләре, хроник авырулары булган затлар һәм башка төркем халык бар.

Районда яңа коронавирус инфекциясе белән авыруның соңгы очрагы февраль ахырында теркәлгән. Әмма авыру очраклары күрше районнарда, республикада, төбәкләрдә теркәлә.

COVID-19дан прививканы район үзәк хастаханәсендә генә түгел, авыл фельдшер-акушерлык пунктларында да куйдырып була. Яңа коронавирус инфекциясеннән прививка ясату өчен 8 (84344) 2-90-58 телефоны буенча шалтыратып язылырга мөмкин. Шулай ук РФ Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында (ЕПГУ), ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында, “122” номерына шалтыратып һәм КФҮгә мөрәҗәгать итеп тә язылырга мөмкин.

 

Фото: Аксубай район үзәк хастаханәсе архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев