Район ифтары Аксубай районының дин тотучыларын берләштерде
Кичә Аксубай мөселманнары район ифтарына җыелды.
Ул район башлыгы Камил Гилманов һәм ТР МДН мөфтие урынбасары, Аксубай районы имамы Равил хәзрәт Зөфәров инициативасы белән үткәрелә.
Шулай ук, гадәттәгечә, ифтарны уздыру урыны Аксубай универсаль технологияләр техникумы булды. Ифтарда ТР Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Аюпов, Татарстанның Чирмешән районы имам-мөхтәсибе Рамил Ибраһимов, Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов, безнең район имамнары, инвесторлар, мәхәллә кешеләре катнашты.
Мөселманнарга сәламләү сүзләре белән муниципаль район башлыгы Камил Гилманов мөрәҗәгать итте.
– Бүген без, барыннан да элек, бөтен дөньяда тынычлык, Украинада махсус операциядә катнашучы хәрбиләребезнең, якташларыбызның иминлеген сорап дога кылабыз. Аллаһы Тәгалә безгә язгы кыр эшләре башланыр алдыннан көч һәм ныклык бирсен, яхшы уңышлар җыеп алырга насыйп итсен, – дип билгеләп үтте Камил Гилманов. – Аксубай җирендә элек-электән төрле милләт кешеләре тату яши, мөселманнар өчен изге Рамазан ае да, православие динендәгеләр өчен Бөек пост та догалар уку, милләтара элемтәләрне ныгыту вакыты.
Камил Гилманов районда алып барыла торган эшләр, халыклар дуслыгын ныгыту эшендә әһәмиятле чаралар турында сөйләде.
Ифтар Коръән аятьләрен укудан башланды. Изге Рамазан аеның өстенлекләре, уразаны үтәү үзенчәлекләре турындагы вәгазьне ТР мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров укыды. Изге Рамазан ае белән күрше районнарның имам-мөхтәсибләре дә котладылар.
Равил хәзрәт Зөфәров һәм Камил хәзрәт Аюпов ТР Мөселманнары Диния нәзарәтенең район газетасы мөхәррире Людмила Жареновага, мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллинага ислам традицияләрен ныгытуда Аксубай мөхтәсибәте белән хезмәттәшлек итүләре һәм булышлык күрсәтүләре өчен рәхмәт хатлары тапшырдылар.
Кояш баеганнан соң, ахшам намазы укылды. Гомуми намаздан соң барлык кешене дә табын артына чакырдылар. Аксакаллар белән бергә өстәл артында яшь буын да, хатын-кызлар да, балалар да урын алды.
Дин тотучылар ифтар – ул уратак дога укулар, мәҗлесләр, барыннан да элек, бердәмлек, бер-берең белән күрешү, аралашу, изге Рамазан ае белән тәбрик итү мөмкинлеге, дип билгеләп үттеләр.
Район ифтары мәҗлесеннән фотолар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев