Район газетасы редакциясендә китаплар һәм журналлар сатып алырга була
Сатуда популяр татар язучыларының заманча әсәрләре бар.
Редакциядә киң ассортимент тәкъдим ителгән – Зөлфәт Хәкимнең «Ятимгә дә яз килә», Кәрим Караның «Җиләкле алан», Физалия Дәүләтгәрәеваның «Төзәтәсе ялгышлар бар», Хисаметдин Исмәгыйловның «Никах», Марат Кәбировның «Киллер», Айгизә Баймөхәммәтованың «Нахак» һәм бик күп башка китаплар.
Китаплар зур үлчәмле түгел, аларны үзең белән алу бик уңайлы. Күп кенә маркетплейсларда редакциядә тәкъдим ителгән китапларга бәяләр күпкә югары. Әмма аларны түбән бәядән – 100 сумнан сатып алу мөмкинлеге бар. Шулай ук сатуда балалар өчен журналлар һәм буягычлар, сканвордлар – «Башваткычлар», «Буягыч», «Күңелле әлифба» китаплары бар.
Китапларны Аксубай шәһәр тибындагы бистәсе, Ленин урамы, 9 йорт адресы буенча редакциядә сатып алу мөмкинлеге бар.
Реклама
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев