Иске Кыязлы авыл җирлеге Советының киңәйтелгән утырышы Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган концерт программасы белән ачылып китте.
Иске Кыязлы авыл җирлегенә өч авыл керә. Җирлектә 471 хуҗалык бар, халык саны – 1146. Шуларның 456сы – пенсионерлар, 482 кеше – хезмәткә яраклы, 43 –мәктәп укучысы, балалар бакчасына 11 сабый йөри. Узган ел 22 кеше үлгән, 7 бала туган. Җирлектә 10 күп балалы гаилә яши.
Кызыл Тау авылына кайтып төпләнгән бертуган Риназ һәм Илназ Әхмәтҗановларның берсе хәләл казылык ясау, ит каклау белән шөгыльләнә, икенчесе сыерлар асрый, алга таба маллар санын арттырырга ниятли.
Узган ел җирлеккә ике яңа инвестор килгән: “Хәнипов А.В.” КФХсы һәм “Волга Селект”. Кырлар чәчелгән, яхшы уңыш алынган, пай җирләре өчен исәп-хисап ясалган. Инвестор Нәсыйх Миннугалиев бүгенге көндә сыерлар баш санын 236га җиткергән, дистәдән артык кешене эш белән тәэмин иткән. Ул ятим һәм урында ятучы инвалидларга, ялгызларга гошер сәдакасы итеп берәр тонна икмәк биргән. Аңа барысы да рәхмәтле, алар җирлектә уздырылган төрле чараларда иганәче ярдәме күрсәтәләр.
2020 елда Әлфирә Шакирова грант отып, үзләренең кооперативларын ачканнар, монда пилмән, манты, холодец, тутырма һ.б. хәләл ризыклар җитештерелә, ике кеше өчен эш урыны булдырылган.
Хисап елында үзара салым акчасына Яңа Кыязлы авылында Иванов һәм Николаев урамнарын күтәртеп, вак таш җәелгән. Кызыл Тау авылында су насосы һәм аңа кирәкле детальләр сатып алынган. Быел су башнясын урнаштырып, су проблемасын өлешчә булса да хәл итәргә ниятлиләр. Монда шулай ук юл салу эшләре дә башкарылган, ул алга таба да дәвам итәчәк. Кызыл Тау авылында халыкка үзара салым акчасын җыярга Мәүлия һәм Ләйсән Хөснуллиннар зур ярдәм күрсәткән. Бу акчага шулай ук өч авыл өчен дә урам яктырткычлары сатып алынган. Иске Кыязлыда Яңа урамга юл салынган, контейнер мәйданчыклары төзеп, контейнерлар урнаштырганнар.
Пандемия чорында үзмәшгуль тегүче Халидә Зәйдуллина битлекләр белән тәэмин иткән. Волонтерлар, социаль хезмәткәрләр өлкәннәргә, мохтаҗларга ярдәм кулы сузган.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгына мәдәният хезмәткәрләре искиткеч чара оештырганнар, ветеран укытучы Мәхтүмә Минсафина, сугыш елларында хезмәт куйган тыл ветераннары турында мәгълүмат туплап, зур альбом ясаган.

Дөресен генә әйткәндә, җирлектә күп эшләр эшләнгән, башкарыласы эшләргә килгәндә: Кызыл Тауда су скважинасы бурап, су системасын тулысынча алмаштырырга кирәк, чөнки система тулысынча искергән, биредә үк клубны яңарту таләп ителә, Иске Кыязлыга керә торган юлны төзүне хәл итәсе бар. Бу уңайдан район башлыгы Камил Гилманов, юлның киләчәк планга кертелүен билгеләп үтте. Шулай ук урамнарга вак таш җәю эшләре быел да дәвам итәчәк.
Утырышта чыгыш ясаган педагогика ветераны Әхмәтзыя Моратшин, Иске Кыязлы авылының үзәк урамына Ирек Камалов исемен бирергә дигән тәкъдимне белдерде.
Утырыш тәмамланганнан соң җирлек пробелмаларын хәл итүдә актив ярдәм күрсәтүчеләр Искәндәр Могыйновка, Хәниф Сруровка, шәфкать туташы Рузилә Мохтаровага, Мәүлия Хөснуллинага, Мәхтүмә Минсафинага Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Авылның ихтирамга лаек кешеләре, мәгариф ветераннары Мөнҗия һәм Әхмәтзыя Моратшиннарга 60 ел бергә гомер итүләре уңаеннан истәлекле бүләк тапшырылды.
Район башлыгы Камил Гилманов Иске Кыязлы мәдәният йортына, иҗатларында уңышлар теләп, гармун бүләк итте.
Нет комментариев