21 апрельдә Россиядә Җирле үзидарә көнен бәйрәм иттеләр.
Җ ирле үзидарә һәр муниципалитетның икътисади үсешен тәэмин итүдә төп роль уйный, чөнки гражданнарыбызның көндәлек тормыш сыйфатын билгеләүче актуаль мәсьәләләр нәкъ менә шул дәрәҗәдә хәл ителә.
Хезмәттәшләрен бәйрәм белән котлап, район башлыгы Камил Гилманов 2020 елның барысы өчен дә гади булмавын билгеләп үтте.
– Ул пандемия чорында җирле хакимиятнең ничек эшләвен тагын бер кат күрсәтте. Бу чорда авыл җирлекләре волонтерлар функциясен үз өсләренә алдылар, халыкка дарулар, азык-төлек продуктлары алып килделәр, хәйрия ярдәме дә күрсәттеләр. Бер үк вакытта үз эшләрен дә оештырдылар, – дип шәрехләде район башлыгы. – Өстәвенә, авыл җирлекләре башлыклары – район советы депутатлары да, әйтергә кирәк, күп нәрсә аларның саллы сүзенә, карарларына бәйле. Район алар кулында.
Соңгы елларда җирле хакимият органнары республика ярдәмен тойды – бу иң яхшы үзидарәләргә тракторлар бирү сыйфатында грант ярдәме дә, автомобильләрне яңарту да, авылларда күп кенә программаларны тормышка ашыру – чиста судан алып, үзара салым программалары, социаль объектлар, ачык спорт мәйданчыкларын төзүгә кадәр.
Шул ук вакытта җирлекләрдә ишегалды җыештыручылар да, шул ук су үткәргечне ремонтлау өчен эшчеләр бригадасы да юк. Алар бу эшләрне еш кына үзләре үк трактор руле артына утырып башкаралар, суүткәргечләрне дә ремонтлыйлар, ә җыештыру чорында себерәләр дә, буйыйлар да.
– Дәүләт тарафыннан авыл җирлекләренә булышлык күрсәтелә, Президентыбыз, Муниципаль берәмлекләр ассоциациясе авыл җирлекләренә ярдәм кулы суза. Тик халык ярдәме дә бик мөһим. Авыл җирлекләре башлыкларының киләчәктә дә район иминлеге өчен эшләп, халык хезмәтчәннәре булып калуларын телим, – дигән теләкләрен җиткерде район башлыгы Камил Гилманов.
Нет комментариев