Равил Кузюров: «Урманнарда янгыннар килеп чыккан очракта Аксубай районына Лениногорск һәм Нурлат урман янгыннары станцияләре ярдәмгә киләчәк 
Соңгы яңалыклар

Равил Кузюров: «Урманнарда янгыннар килеп чыккан очракта Аксубай районына Лениногорск һәм Нурлат урман янгыннары станцияләре ярдәмгә киләчәк 

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров белән видео-брифингта Татарстан урманнарында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүне оештыру мәсьәләсе турында фикер алыштылар.

2020 ел башыннан Россия Федерациясе территориясендә 1345 урман янгыны булган инде. Янгыннар булып узган гомуми мәйдан 200 мең гектардан артык тәшкил иткән. Урман янгыннары Татарстанны читләтеп үтә. 

– ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, аның ведомствосындагы учреждениеләр, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе, муниципаль районнарның башкарма хакимият органнары тырышлыгы, шулай ук янгыннарга каршы чаралар үткәрү нәтиҗәсендә Татарстан Республикасында 2011 елдан алып 2019 елга кадәрге янгын куркынычы чорларында гадәттән тыш хәлләрне булдырмый калуга ирешелде, – дип сөйләде Равил Кузюров. 

Татарстанда урман янгыннарын сүндерү планы эшләнде һәм расланды. Быел 6 апрельдән башланган янгын куркынычы сезонына II һәм III типтагы урман янгыннары станцияләре, республика урман хуҗалыклары каршындагы янгынга каршы инвентарь туплау пунктлары әзерләнгән. 

Авыл җирлекләре башлыклары, халык, арендаторлар, урман фонды белән чиктәш җир кишәрлекләре хуҗалары белән профилактик һәм агитация эшләре алып барыла. 

Татарстан урманчылары алдан күреп эш итә – бүгенге көндә юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуга юл куймау турында мең ярым кисәтү бирелгән. 

Татарстанда урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрне махсус урман хуҗалыгы, урман янгыннары техникасы һәм җиһазлар белән тәэмин итү дәвам итәчәк. 2020 елда 35 берәмлек техника (9 берәмлек АЦ-3,0-40 (ГАЗ-33086) янгын сүндерү автоцистернасы, бер УАЗ-390945 кече урман патруле комплексы, 2 янгынга каршы югары басымлы җайланма, 8 АЛП-1 урман утырту агрегаты, 8 берәмлек КЛБ-1,7 культиваторы һәм җиде берәмлек ПКЛ-70 сабаны) сатып алыначак дип планлаштырыла. Бүгенге көндә урман хуҗалыкларына алты берәмлек АЦ-3,0-40 (ГАЗ-33086) янгын сүндерү автоцистернасы тапшырылган инде. 

Район газетасы хәбәрчесенең, Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы ведомствосында күпме урман янгыннары станциясе урнашкан һәм районнар белән аларның үзара хезмәттәшлеге ничек тәэмин ителгән, дигән соравына Равил Кузюров, Татарстанда урман фонды территориясендә урман янгыннарын ачыклау һәм сүндерү максатларында урман хуҗалыкларында II типтагы 18 урман янгыннары станциясе һәм «Урман янгыннары үзәге»ТР ГБУ каршындагы III типтагы 5 урман янгыны станциясе эшли, дип аңлатма бирде. Алар барысы да республикабызның географик урыны буенча урнашкан һәм барлык районнарны диярлек каплый. 

–Аксубай районына килгәндә, ул II типтагы Нурлат урман янгыннары станциясенең III Лениногорск урман янгыннары станциясенең каплану зонасында урнашкан. Үзара хезмәттәшлек алар аша тормышка ашырыла, әмма Аксубай районында тупланган материал бар, аны гадәттән тыш хәл килеп чыкканда янгыннарны сүндерү өчен кулланырга кирәк булачак, аларның инвентарьлары бар, ә техника турыдан-туры шушы станцияләрдән җәлеп ителәчәк, – дип аңлатты Равил Әфрәим улы безнең хәбәрчегә. 

Татарстан урманнарында гадәттән тыш хәл килеп чыгу очрагына чаралар да каралган: өстәмә рәвештә 2822 кешенең янгын саклау бүлекчәләренең һәм оешмаларының 512 берәмлек техника булган көчләре һәм чаралары җәлеп ителәчәк. 

Татарстан урманнарында гадәттән тыш хәл килеп чыгу очракларына да чаралар каралган: өстәмә рәвештә янгын сагы бүлекчәләре һәм гомуми саны 2822 кеше булган оешмаларның көчләре һәм чаралары җәлеп ителәчәк, аларның җиһазланышында 512 берәмлек техника бар. 

Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракларда, министр сүзләренчә, урманнардан файдалануны гамәлгә ашырган һәм аны кулланмаучы 2586 кеше булган оешмаларның көчен һәм чараларын җәлеп итү карала, аларның җиһазланышында 679 берәмлек төрле техника бар.

 

Фото ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы архивыннан алынды.

Янгын куркынычын тикшерүгә һава юлы белән дә мониторинг алып барыла, авиация ысулы белән – 1,2 млн.гектар, җир өсте юлы белән 11 мең гектар мәйдан колачлаган. 
ТР ГБУ «Урман янгыннары үзәге» диспетчерлык идарәсенең төбәк пункты тәүлек буе эшли (тел.: 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95). 
Министр янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен административ җәза каралуын билгеләп үтте. Гражданнарга – 3 мең сумга кадәр, урындагы затларга –20 мең сумга кадәр, юридик затларга – 200 мең сумга кадәр штраф салына. 
Әгәр закон бозу янгынга каршы махсус режим шартларында кылынса, бу очракта административ штраф күләме арта һәм гражданнар өчен – 4 меңнән 5 мең сумга кадәр, урындагы затларга 20дән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 300 меңнән 500 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк. 
Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу урманда янгын чыгуга китергән һәм урманнарга зыян салынган очракта, кылынган гамәлләр өчен РФ Җинаятьләр кодексының 261 маддәсе буенча җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин.

 


Нет комментариев