Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров районга эшлекле сәфәр белән килде.
Республиканың урман хуҗалыгы җитәкчесе «Аксубай урманчылыгы» административ бинасында ремонт эшләре барышы белән танышты. Узган гасырның алтмышынчы елларында төзелгән бина, эшчәнлек елларында берничә тапкыр бары косметик ремонтка гына дучар ителгән. Соңгы тапкыр эчке ремонт эшләре туксанынчы елларда үткәрелгән – диварлары агач вагонка белән тышланган.
Контора бинасының йөзе озак еллар дәвамында үзгәрмәде. Һәм менә, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы буйсынуындагы учреждениеләрнең административ биналарын капиталь ремонтлау буенча республика программалары кысаларында, быел кыш биредә зур ремонтка керештеләр. Равил Кузюров, вәзгыятьне урында бәяләп, кайбер тәкъдимнәрен әйтте.
Аксубай урманчылыгы һәм урман хуҗалыгының хезмәт коллективлары белән очрашу булды.
Урман тармагында эшләүчеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Горбунов сәламләде.

Урманчылыкның агымдагы елның 8 аендагы эшчәнлеге турындагы хисап белән җыелучыларны җитәкче-лесничий Андрей Ильмухин таныштырды. Урман хуҗалыгының җитештерү эшчәнлеге нәтиҗәләре турында аның җитәкчесе Сергей Кузнецов бәян итте. Чыгыш ясаучылар урманнарны торгызу, саклау һәм яклау, урманнардан файдалану, урман хуҗалыгы чаралары буенча планнарны тормышка ашыру, урман әзерләү мәсьәләләренә тукталдылар.
– Соңгы вакытта урманчылык һәм урман хуҗалыгы эшендә төп юнәлешләр буенча кайбер күрсәткечләр сизелерлек артты, – дип ассызыклады, киңәшмәгә йомгак ясап, Равил Кузюров. – Бу шатландыра. Урман хезмәткәрләре коллективының киләчәк үсеш өчен потенциалы бар, алар тагын да яхшырак һәм нәтиҗәлекрәк эшли алалар.
Аксубай районы буенча эш сәфәрен тәмамлап, Равил Кузюров урман хуҗалыгының җитештерү участогын карады, предприятие эшчеләре белән очрашты.
Республиканың урман хуҗалыгы министры район урманчылары коллективы эшчәнлегенә уңай бәя бирде.

Фото: Аксубай урманчылыгы архивыннан.
Нет комментариев