Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Раштуа турнирында «Барс-1» хоккей командасы җиңде

Аксубайда үзәк шугалакта балалар командалары арасында хоккей буенча Раштуа турниры узды.

Бу көнне һава температурасы 20 градустан да салкынрак иде, ләкин боз өстендә «эссе» иде. Һәр команда яхшы нәтиҗәгә омтылды. Балалар кызыклы уен күрсәттеләр. 

«Барс-1» командасы хоккейчылары көндәшләреннән көчлерәк булып чыкты. Алар турнир таблицасының беренче баскычын биләделәр. Иске Ибрай спортчылары икенче урынны алды, «Барс-2» дружинасы өченче урында. 

Призерлар медальләргә лаек булдылар, җиңүче командага Кубок тапшырылды. Барлык спортчылар да татлы бүләкләр алдылар. 

Милослав Кондратьев (“Барс” ХК) – турнирның иң яшь катнашучысы булды; иң яхшы капкачы булып – Лев Кондратьев (“Барс” ХК); иң яхшы сакчы булып – Хәлим Кадыйров (Иске Ибрай); иң яхшы һөҗүмче булып Максим Савинов ("Барс" ХК) танылдылар. Иң яхшы уенчыларга статуэткалар һәм сувенирлар тапшырылды.

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев