Ракетчик-хезмәттәшләремне эзлим
Район газетасы редакциясенә казанлы Әхат Җиһангиров хезмәттәшләрен эзләүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.
Ул үзе тумышы белән Түбән Кама районының Семенеево авылыннан.
– Сезнең газета сайтында Аксубайның үзәк паркында элеккеге солдат-ракетчикларга һәйкәл куелуы турында укыдым. Күңелдә хезмәт турындагы хатирәләр яңарды, – дип фикерләре белән бүлеште Әхат. – Мин 1964 -1967 елларда Украинаның Коростень шәһәрендә Аксубай районы егетләре Анатолий Волков һәм Юрий Сергеев белән ракета гаскәрләрендә хезмәт иттем. Анатолий Рус Кармәте авылыннан иде бугай. Егетләрне табасы, алар белән күрешәсе килә, солдат дуслыгы күпме еллар узса да онытылмый.
Әхат Җиһангировның телефон номеры – редакциядә. 2-84-52 телефоны буенча җаваплар көтәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев