Ике ел элек районда стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләренең элеккеге сугышчыларын берләштерүче иҗтимагый оешма барлыкка килде.
Бу вакыт эчендә ветераннар бик күп әһәмиятле эшләр башкарырга өлгерделәр: Җиңү паркында мемориал, гаскәрләр символы – ракета урнаштырдылар, патриотик чаралар оештырдылар. Сугышчылар берләшмәсенең киләчәккә дә кызыклы планнары бар. Аларны тормышка ашыру өчен барысына да активлык күрсәтергә кирәк.
17 декабрь, Стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләре көнендә, оештыру комитеты ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән барлык гражданнарның сәгать 10га район үзәгенең Җиңү паркындагы РВСН мемориалы янына килүләрен сорый.
Фото: редакция архивыннан.
Нет комментариев