Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Районның гомуми белем бирү учреждениеләрендә илебез Конституциясенә багышланган чаралар уздырыла

Иске Тимошкино мәктәбендә КФУның юридик факультеты студенты белән очрашу узды.

Россиянең иҗтимагый һәм дәүләт корылышын билгеләүче төп законны кабул итүгә 30 ел тулды.

Районның гомуми белем бирү оешмаларында әлеге мөһим көн уңаеннан төрле чаралар уза. Иске Ибрай урта мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе 9 нчы сыйныф укучылары белән “Коституция турында без нәрсә беләбез?” дигән интеллектуаль уен үткәрде.

Балалар Россия Конституциясе, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары турында белделәр һәм уен сорауларына нигезле җаваплар бирделәр.

Иске Тимошкино гомумбелем бирү оешмасында мәктәпнең чыгарылыш укучысы, бүгенге көндә югары уку йортында белем алучы Кирилл Яшмурзин белән очрашу узды.

Үз чыгышында Кирилл өлкән сыйныф укучыларын үз хокукларын һәм бурычларын өйрәнергә, үз иле законнарына һәм дәүләт символикасына хөрмәт белән карарга чакырды. «Закон, тәртип, хокук, гражданнарның бурычлары», дигән төшенчәләрнең асылын һәркемгә аңлаешлы итеп ачып бирде.

Кирилл шулай ук җәмгыятьтә яшәгәндә аннан ирекле булырга ярамый, үз гамәлләреңне контрольдә тотарга, үзеңне һәм тирә-юньдәгеләрне хөрмәт итәргә, туган һәм яшәгән илне бәяләргә кирәк, дип искәртте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев