Яз үз хокукларын ала, һәм җылы көннәр җитү белән сулыкларда боз тагын да куркынычрак була бара.
Бу чорда елгалар, күлләр һәм буалар тирәсендә куркынычсызлык чараларын истә тоту аеруча мөһим.
– Балыкчыларга катгый рәвештә бозга чыгудан тыелып торырга киңәш ителә – суга бату куркынычы көннән-көн арта. Туңган сулыкларга автотранспортта керү шулай ук катгый рәвештә тыела, – дип кисәтә районның баш коткаручысы Руслан Ибляминов. – Әти-әниләрнең аерым игътибар бирүен сорыйбыз. Балаларның язгы каникуллары башлана. Бу саф һавада ял итү һәм уеннар өчен искиткеч вакыт, әмма балалар сулыклар янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белергә тиеш. Балаларга язгы боз өстендә уйнау куркыныч булуы турында аңлатыгыз һәм алаларның кайда булуларын күзәтегез.
Районның баш коткаручысы бөтен халыкны сулыклар янында сак һәм уяу булырга чакырды. Исегездән чыгармагыз, сезнең иминлек гади кагыйдәләрне үтәүгә бәйле. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Нет комментариев