Аксубай районы территориясендә 26 чит ил гражданы яши
Алар арасында таҗиклар, үзбәкләр, казахлар, кыргызлар, азәрбайҗаннар, мисырлылар, марокка, украина кешеләре бар.
Елның беренче кварталында Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенең миграция пункты тарафыннан миграция исәбенә вакытлыча яшәүче биш чит ил гражданы һәм бер гражданлыгы булмаган зат миграция исәбенә куелган, шуларның икесе – беренче тапкыр, өчесе – озайту тәртибендә, берсе яшәү урыны буенча теркәлгән.
Чит ил гражданнарының РФ территориясенә килүенең төп максаты – хезмәт эшчәнлеге һәм шәхси визит.
Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенең миграцион пункты хезмәткәрләре полициянең участок вәкилләре белән берлектә «Легаль булмаган мигрант» операциясе кысаларында законсыз миграцияне кисәтү һәм чикләү, чит ил гражданнарын миграция исәбенә фиктив кую һәм чит ил гражданнарының законсыз хезмәт эшчәнлеге алып бару фактларын ачыклау буенча чаралар үткәрәләр. Ярты ел эчендә генә дә мондый 29 чара үткәрелгән: 28 – чит ил гражданы, 1 эш бирүче тикшерелгән.
– Тикшерү барышында чит ил гражданнары яисә гражданлыгы булмаган зат тарафыннан Россия Федерациясенә керү, шулай ук чит ил гражданы яисә гражданлыгы булмаган зат тарафыннан Россия Федерациясендә булу (яшәү) өлешендә 3 административ хокук бозу ачыкланды. Алты мең сумлык административ штраф салу турында карар чыгарылды, – дип шәрехләде Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенең миграцион пункты җитәкчесе полиция майоры Гөлнара Сөләйманова. – Биш чит ил гражданына карата Россия Федерациясе территориясенә керүне рөхсәт итмәү турында карар кабул ителде.
Нет комментариев