Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Районда озын гомерлеләр саны арткан

Аксубай район үзәк хастаханәсе эшчәнлеге «Сәламәтлек саклау» өстенлекле милли проектын тормышка ашыруга юнәлдерелгән

Шул исәптән медицина ярдәменең сыйфатын, уңайлылыгын, куркынычсызлыгын яхшыртуга да.

Районда медицина ярдәмен район үзәк хастаханәсе тәүлек әйләнәсе 96 койка урынга стационарда, 33 койка урынга көндезге стационарда, 3 койка урынга өйгә килеп күрсәтә, поликлиника сменага 360 кешегә, Иске Ибрай табиблык амбулаториясе сменага 60 кешегә, 10 койка урынга көндезге стационарда һәм 1 койка урынга өйгә килеп, шулай ук 43 ФАП күрсәтә.

Шәһәр тибындагы бистә советның йомгаклау утырышында халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Юлия Егорова билгеләп үткәнчә, соңгы биш елда Аксубай районында халыкның табигый кимүе күзәтелә, 2023 ел нәтиҗәләре буенча ул 1000 кешегә 8,2 тәшкил иткән (2022 елга караганда бераз гына кимрәк). 2023 елда районда – 175, 2022 елда 185 сабый туган.

Демографик хәлгә йогынты ясау максатыннан поликлиниканың хатын-кызлар консультациясендә абортка кадәр консультация кабинеты ачык, анда медицина психологы, социаль хезмәткәр, юрист һәм акушер-гинеколог эшли.

Хисап елында кабинетка йөклелекне өзү максаты белән мөрәҗәгать иткән егерме хатын-кызның алтысы бала табарга карар иткән. Гыйнвардан Чистайда кризис йөклелек үзәге ачылды. Йөклелекне өзү бары тик анда башкарылачак.

– Халык санының табигый кимүе күзәтелүгә карамастан, районда гомуми үлүчеләр саны кими, 2023 елда ул 1000 кешегә 14,8 тәшкил итте, 2022 елда 14,9 булган. Хезмәткә яраклы яшьтәге кешеләрнең үлеме кимеде. Бу уйлавымча үткәрелгән профилактик чаралар нәтиҗәсе, – дип сөйләде Юлия Егорова. – Узган ел максималь халыкны профкараулар, диспансеризация һәм диспансер күзәтүе белән колачладык. Узган елдан югары һәм бик югары хроник авырулар декомпенсация куркынычлы пациентларны теркәү алып барыла, бу безгә үлемнең зур өлешен бирә торган пациентлар категориясе.

Участок челтәрләре һәм фельдшерлар катнашында фамилияләр буенча исемлек төзеп, медицина хезмәткәрләре бу пациентларны район үзәк хастаханәсенә госпитализациягә чакыралар, кирәк булганда телемедицина консультациясе чарасы аша Республика клиника хастаханәсе белән киңәшләшәләр хәтта медицина эвакуациясен дә гамәлгә ашыралар. Ел ахырына декомпенсациянең югары куркынычлы авырулар Регистрында 1002 кеше торган, 688 кеше район үзәк хастаханәсенә дәвалауга салынган (68,7%). Республика клиник хастаханәсе белән 113 консультация үткәрелгән, 53 пациент Республика клиник хастаханәсенә күчерелгән, 12 очракта бригада чакырылган.

Район үзәк хастаханәсе күпләп алкоголь кулланган пациентлар белән республика наркодиспансеры да актив эшли. 2023 елның икенче яртысында 10 пациент дәвалауга җибәрелгән һәм кодланган.

Районда гомер озынлыгы 72,1 яшь тәшкил итә. Мисалга, 2021 елда ул 70,6 яшь дәрәҗәсендә булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев