Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Районда девиант тәртипле үсмерләр – игътибар үзәгендә

Куркыныч төркемендәге балалар тиешле органнарның даими контролендә тора.

Моны балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы да раслады.

Аксубай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров җитәкчелегендә узган утырышта тәрбия эшләре буенча муниципаль координатор Наталия Хәйруллина һәм иҗтимагый тәрбияче, 2нче Аксубай мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча киңәшчесе Анна Мельникова катнашты.

Комиссия әгъзалары балалар тәрбияләү буенча вазыйфаларын үтәмәүче ата-аналарга карата ике административ материалны һәм балигъ булмаган үсмергә карата материалны карадылар. Аларның һәркайсы буенча РФда Административ хокук бозулар кодексы нормалары нигезендә, карарлар чыгарылды.

Шулай ук балигъ булмаганнар белән шәхси профилактик эшне оештыру турында карар кабул ителде.

Комиссиядә билгеләп үтелгәнчә, «үзенчәлекле» балалары булган гаиләләр комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм мәгариф бүлеге белгечләренең өзлексез психологик-педагогик күзәтүендә. Ә девиант тәртипле үсмерләр һәм «куркыныч төркеме» балалары – компетентлы органнар белгечләренең даими контролендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев