Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Районда «Бурычлы кеше» дип исемләнгән профилактик чара уза

7 ноябрьдән 17 ноябрьгә кадәр районда административ штрафлар салу һәм штрафларны түләмәүчеләрне РФ КоАПның 20.25 маддәсе буенча административ җаваплылыкка тарту турындагы карарларны үтәүне оештыру эшенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән «Бурычлы кеше» дигән оператив-профилактик чарасы уза.

Чара кысаларында Эчке эшләр министрлыгының территориаль бүлеге һәм суд приставлары хезмәтенең уртак эш киңәшмәләре үткәреләчәк, аларга эчке эшләр бүлеге реквизитлары буенча суд приставлары тарафыннан түләттерелгән административ штрафларның дөреслегенә һәм вакытында күчерелүенә игътибар биреләчәк.

Ун көн дәвамында КоАПның 20.25 маддәсе буенча штраф түләмәүчеләрне җәлеп итүгә һәм штрафларны түләттерүгә юнәлдерелгән уртак рейдлар гамәлгә ашырылачак.

Полициянең, кизү частьләренең һәм бүлекчәләрнең тышкы хезмәтләре бу юнәлештә үз эшләрен активлаштырдылар. Шул ук вакытта приставлар хезмәте белән берлектә явыз ният белән штраф түләмәүчеләрдән штрафларны түләттерүне тәэмин итү буенча чараларны гамәлгә ашыру мәсьәләләренә аерым игътибар биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев