Районда «Без бергә – без бердәм» мәдәни хәйрия проекты узды
Ике ай дәвамында ул районның 12 авылында яшәүчеләрне берләштерде.
Проектның төп максаты – волонтерларга ярдәм итү, актив катнашучыларга рәхмәт белдерү, акча җыю һәм яшьләрне патриотик тәрбияләүгә игътибар җәлеп итү. Акция кысаларында концертлар, конкурслар һәм иҗади чыгышлар үткәрелде, алар район халкында зур яңгыраш уятты.
Проект 2000гә якын тамашачыны һәм катнашучыны җыйды, чараларда 500дән артык артист катнашты. Нәтиҗәдә 378 630 сум акча җыелган, аны СВО зонасына җибәрү өчен волонтерларга тапшырганнар.
Оештыручылар авыл җирлекләре башлыкларына, волонтерларга, иҗат коллективларына һәм әлеге мөһим инициативаны хуплаган һәркемгә рәхмәт белдерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев