Район мәктәбендә Гаилә елын ачтылар
Соңгы яңалыклар

Район мәктәбендә Гаилә елын ачтылар

Н.Т. Савруков исемендәге Сөнчәле урта мәктәбендә Гаилә елына багышланган чара узды.

Гаилә елын спорт-уен бәйрәме белән ачып җибәрделәр. Чара кысаларында әниләр һәм балалар командалары ярышты. Ярышлар физик мәгълүматларны сынау белән генә чикләнмәде, командаларның бердәмлеген дә күрсәтте.

–Бүгенге кебек гаилә чаралары ата-аналарны һәм балаларны якынайта һәм үсеп килүче буынга чын гаилә кыйммәтләре турында күзаллаулар тапшыра. Шунысы да мөһим, сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтәләр, – ди мәктәп директоры Алексей Калуков. – Тату гаилә – ул сәламәт һәм нык гаилә. Гаилә – дәүләтнең нигезе. Һәм ул ныграк булган саен, дәүләт тә көчлерәк.

Фото: Сөнчәле мәктәбе архивыннан.


Нет комментариев