Район кунаклары туган як музее экспонатлары эчтәлегенә хәйран калдылар
Соңгы яңалыклар

Район кунаклары туган як музее экспонатлары эчтәлегенә хәйран калдылар

«Нежность» социаль үзәгендә хезмәтләр алучылар арасында шәһәрдән килүчеләр дә күп иде, алар музейда күргәннәрдән гаҗәпкә калдылар.

Учреждение хезмәткәрләре алар өчен киң күләмле күзәтү экскурсиясе оештырдылар.

Кунаклар күргәзмә залында районыбызның оешуы белән бәйле тарихи экспонатларны озаклап карадылар. Аларны крестьян көнкүреше предметлары аерым кызыксындырды: ата-бабаларыбыз кулланган эш кораллары, аш-су бүлмәсе кирәк-яраклары һәм районда яшәүче халыкларның милли киемнәре.

Музейда узган вакыт килүчеләргә бик күп күңелле мизгелләр бүләк итте, үткәннәр турында истәлекләрне уятты.

Фото: «Нежность» КЦСОН архивыннан.

 


Нет комментариев