Район газетасы редакциясендә аның тарихи музее ачылды
Соңгы яңалыклар

Район газетасы редакциясендә аның тарихи музее ачылды

Бүгенге көн Аксубай газетасының 92 еллык тарихы календарендә мәңгегә калачак.

Редакция коллективы район газетасының тарихи музеен ачты һәм әлеге тарихны язучыларны – мөхтәрәм редакция һәм типография пенсионерларын кунакка чакырды.

Моннан күп еллар элек редакциядә музей ачылган иде инде, аны булдыру инициаторы безнең элеккеге мөхәрриребез Фәхертдин Шәмсетдин улы Шәязданов иде. Әмма капиталь ремонт һәм кабинеттан кабинетка күчерү сәбәпле, күп кенә экспонатлар югалган.

–Монда – сезнең белән безнең тарих, әмма бүген без газета мөхәррирләре турындагы мәгълүматны һәм аларның гаилә әгъзалары китергән материалларны гомумиләштердек. Сезнең ярдәм белән без экспозицияне тулыландырырбыз дип өметләнәм, – дип мөрәҗәгать итте район газетасы баш мөхәррире Людмила Жаренова кунакларга музейны тәкъдим итеп.

Туган коллективта һәрвакыт күрергә шат булган ветераннарыбыз редакциядәге үзгәрешләргә, аеруча музей ачылуга сөенделар.

– Музейлар үткәннәр турындагы хәтерне саклыйлар, шуңа күрә алар безнең өчен кадерле һәм зур әһәмияткә ия, – диде бүгенге көндә гүр иясе булган хезмәттәшләренең фотографияләренә күз салып, «Авыл таңнары» район дубляж газетасы ветераны Гайшә Минхәирова.

– Аларда безнең үткән тормышыбыз чагылыш таба, бу безнең балаларыбыз һәм оныкларыбыз өчен аеруча мөһим, алар, һичшиксез, биредә булырлар дип ышанам, – дип өстәде гомеренең күп елларын «Ял пурнăçӗ» газетасында эшләүгә багышлаган Юлия Громова.

«Татмедиа» АҖдән һәр ветеранга иллюстрацияләр белән затлы «Татар милли ашлары» китабы көтелмәгән бүләк булды.


Нет комментариев