Район газетасы редакциясендә 2024 елның беренче яртыеллыгына газетага язылучылар арасында бүләкләр уйнатылды
Бүген традицион бүләк уйнатуда 264 кеше – альтернатив язылу рәсмиләштергән абунәчеләр һәм почта аша язылучылар, шулай ук район почта бүлекчәләрендә редакция оештырган Язылучылар көннәрендә район басмаларына язылу рәсмиләштерүчеләр катнашты.
Редакция, 2024 елның – Гаилә елы булуын исәпкә алып, бик кызыклы призлар әзерләде. Һәр приз – гаилә көнкүреше өчен бик файдалы һәм кирәкле.
Бүләкләр уйнату район газетасының ВКонтакте төркемендә туры эфирда узды. “Татмедиа” АҖ филиалының баш мөхәррире-җитәкчесе Людмила Жаренова барлык уйнатыла торган товарларны күрсәтте, аның ярдәмчесе – реклама бүлеге белгече Елена Данилова катнашучылар исемлеге буенча саннар язылган номерларны алып күрсәтеп барды.
Туры эфир редакция студиясендә дә дулкынландыргыч үтте, ә язылучылар бу вакыйга артыннан күзәткән урыннарда моның нинди дулкынландыргыч булуын күз алдына китерергә була. Барысының да бәхетлеләр исемлегенә эләгәсе килә бит инде?
Һәм менә – нәтиҗәләр: җылы юрганны Татар Сөнчәлесе авылында яшәүче Илнур Минхәйдәров отты. Мантый пешерү савыты Аксубай урманчылыгы хезмәткәре Фидания Гобәйдуллинага эләкте. Кышкы бүләкләр уйнату безнең Яңа Ибрай авылында яшәүче тугры абунәчебез Шәүкәт Кәбировны да читләтеп үтмәде – аңа вафельница эләкте.
Менә уенда катнашучылар арасында төп приз алучының исемен игълан итү вакыты якынлашты. Елена Данилова Иске Тимошкино авыл җирлеге башлыгы Полина Мулееваның исемлектәге номерын тартып чыгарды!
– Без сезнең барыгызга да, хөрмәтле язылучылар, тугры дусларыбыз булып калуыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез, – дип мөрәҗәгать итте Людмила Жаренова газета укучыларга. – Әгәр дә сез бу юлы бүләк отмадыгыз икән, кәефегезне төшермәгез, моны сез киләчәктә эшли аласыз – без алдагы ярты еллыкта да бүләкләр уйнатуны дәвам итәчәкбез. Редакция «Сельская новь», «Авыл таңнары» һәм «Ял пурнăçӗ»газеталарына альтернатив язылуны дәвам итә. Аны редакциянең сату офисына килеп яки киләсе айдан почта бүлекчәләре аша рәсмиләштерергә мөмкин.
Призлар откан язылучылар аларны, паспорт һәм язылу квитанциясен тәкъдим итеп, редакциядән килеп ала алалары.
erid: 2VtzqwsUPws
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев