Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Район газетасы редакциясе язылу нәтиҗәләре буенча хат ташучыларны бүләкләде

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан район газетасы редакциясе язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча хат ташучыларны бүләкләде.

2023 елның беренче яртыеллыгына “Сельская новь”, “Авыл таңнары” һәм “Ял пурнасе” басмаларына язылу планын үтәгән Аксубай бүлекчәсе почтальоны Надежда Романова һәм Трудолюбово почта бүлекчәсе җитәкчесе Наталья Охотникова редакциядән истәлекле бүләкләргә лаек булдылар.

Ә Иске Кармәт авылы почта бүлекчәсе җитәкчесе Лилия Михайлова бу ярты елда район газетасы тиражын шактый арттырды. Лилия Алексеевна почта җитәкчесе дә, почтальон вазыйфаларын да башкара. Аның почтада хезмәт стажы – 10 ел.

Җитәкчелек аны бик җаваплы, башкаручан хезмәткәр буларак тасвирлый. Иске Кармәт халкы да ягымлы, әдәпле, игътибарлы хезмәткәр эшеннән канәгать. Редакциядән истәлекле бүләк алудан тыш, аңа хат ташучылар өчен игълан ителгән бәйге кысаларында мең сум күләмендә акчалата бүләк тә тапшырылды. Бүләкләү аның туган көненә туры килде.

– Язылу кампаниясен уздыруда ярдәм иткәнегез өчен сезгә рәхмәт белдерәбез, сезнең участокларда район газетасы тиражлары алга таба да үсәр дип өметләнәбез, – дип билгеләп үтте «Татмедиа» АҖ филиалы район газетасы редакциясе баш мөхәррире Людмила Жаренова.

– Иске Кармәт авылында республика һәм район басмалары һәр йортка килә, халыкның өчтән ике өлеше район басмасын алдыра, – дип сөйләде Лилия Алексеевна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев