Район дәүләт автоинспекторлары мотоциклчыларны контрольдә тотуны көчәйтте
Татарстанда “Мотоцикл” оператив-профилактик чарасы старт алды.
Агымдагы ел ба - шыннан Татарстан территориясендә мотоциклчылар катнашында 103 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда биш кеше һәлак булган һәм 110 кеше тән җәрәхәтләре алган.
Аксубай районында ел башыннан алып мотоциклчылар катнашында өч юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. А ларның соңгысы якшәмбе, 6 август көнне Шәрбән авылында килеп чыккан.
Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе, полиция майоры Нияз Гыймалетдинов аң латма биргәнчә, транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән Шәрбән авылы кешесе юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, мотошлемсыз мопед белән идарә итеп, куркынычсыз тизлекне сайламаган, шул рәвешле идарәне югалткан һәм коймага килеп бәрелгән.
Баш мие җәрәхәте һәм баш мие селкенүе алган 23 яшьлек йөртүче Чистай район үзәк хастаханәсенә озатылган.
– Кагыйдә буларак, мотоцикл, мопед, скутер йөртүчеләре һәм пассажирлары юл-транспорт һәлакәте вакытында бик авыр җәрәхәтләр алалар. Ике тәгәрмәчле транспорт йөртүчеләре гаебе белән килеп чыккан юлтранспорт һәлакәтләрен кисәтү , аларның нәтиҗәләренең авырлыгын киметү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны кисәтү максатларында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре «Мотоцикл» оперативпрофилактик чарасын үткәрү чорында профилактик чаралар комплексын көчәйтәчәк, – дип белдерде Нияз Гыймалетдинов. – Дәүләт автоинспекторлары мототранспорт йөртүчеләр тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозуга юл куймаячак, шулай ук саклагыч экипировка куллануны һәм әлеге категориядәге транспорт чаралары йөртүчеләренең куркынычсызлык чараларын үтәвен пропагандалаячак. Балалар һәм яшүсмерләрнең мондый транспорт төре белән идарә итмәүләренә аерым игътибар итик.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев