Район Советының икенче утырышында депутатлар бертавыштан Станислав Зайцев кандидатурасын хупладылар.
Сессия район башлыгы Алмаз Мингулов җитәкчелегендә узды. Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Александр Чубаров, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов һәм Татарстан Республикасы Территорияләр белән эшләү идарәсенең баш киңәшчесе Салават Рәхимов катнашты.

Көн тәртибенең төп мәсьәләсе – муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесен сайлау. Конкурс комиссиясе рәисе Илшат Заһидуллин әлеге вазыйфага кандидатуралар тәкъдим итте.
Район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурска ике кандидат: район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Станислав Зайцев һәм социаль мәсьәләләр буенча җитәкче урынбасары Алексей Тимирясов дәгъва кылды.
Станислав Зайцев үзенең яңа вазыйфада эшләү стратегиясе турында сөйләде:

– Хөрмәтле депутатлар, район алдында зур бурычлар һәм планнар тора, – дип билгеләп үтте ул. – Әгәр сез минем кандидатураны хупласагыз, мин аларны гамәлгә ашыру өстендә нәтиҗәле эшләргә әзер.
Алексей Тимирясов кандидатурасын алды.
Башкарма комитет җитәкчесен сайлаулар ачык тавыш бирү юлы белән узды. Барлык депутатлар да Станислав Зайцев өчен тавыш бирде.
Алмаз Мингулов Станислав Зайцевны билгеләнүе белән котлады һәм алга таба да район файдасына бергәләп уңышлы эшләүдә ышанычын белдерде.
Станислав Зайцев 1979 елның 6 июнендә Аксубайда туган. Ул Аксубайның 1 нче мәктәбен тәмамлаган, Казан педагогия университетында педагогик белем алган. Мәктәптә укытучы, Аксубай мәгълүмат-компьютер үзәге директоры, төп мәктәп директоры урынбасары һәм директоры, шулай ук Иске Ильдеряк урта мәктәбе директоры булып эшләгән.
2014 елдан – районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеген, 2017 елда мәгариф бүлеген җитәкли. 2020 елда район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына сайлана.
Нет комментариев