Соңгы яңалыклар

Рафаэль Ильясов белән хушлашу урыны һәм вакыты билгеле

Кичә Татарстан Республикасының халык артисты, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рафаэль Ильясовның йөрәге тибүдән туктады.

Рафаэль Ильясов белән хушлашу мәрәсиме бүген, 10 декабрь көнне, 10 сәгать 30 минутта башланып, 7нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсендә узачак.

Кичә 81 яшендә Татарстан Республикасының халык артисты, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рафаэль Ильясовның йөрәге тибүдән туктады.

Рафаэль Ильясов «Курган» Мөселман зиратында җирләнәчәк.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев