Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Путин яшүсмерләрне социальләштерү программаларына 52 млн сум бүлеп бирүне йөкләде

Акчаны тотуны тикшереп тору белән Россия Мәгариф министрлыгы шөгыльләнәчәк.

Быел 10 яшьтән 18 яшькә кадәрге яшүсмерләрне социальләштерү программаларына 52,6 млн сум бүлеп биреләчәк. Бу карарны бүген Россия Президенты Владимир Путин имзалады.

Документта аныкланганча, яшүсмерләр белән профилактик эшне көчәйтү тәкъдиме белән Россиядә бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Мария Львова-Белова чыгыш ясады.

«2022 елда РФ Президентының резерв фондыннан «Балалар хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау үзәге» федераль дәүләт бюджет учреждениесенә 10 яшьтән 18 яшькә кадәрге яшүсмерләрне социальләштерүгә юнәлдерелгән программаларны эшләүгә һәм гамәлгә ашыруга субсидияләр бирү өчен Россия Мәгариф министрлыгына 52614 мең сум бүлеп бирергә», - диелгән хокукый мәгълүматның рәсми порталында чыккан карарда.

Акчаны тотуны тикшереп тору белән Россия Мәгариф министрлыгы шөгыльләнәчәк.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк Татарстанда балалар омбудсмены Ирина Волынец күп балалы гаиләләр турындагы закон проектын гамәлгә ашыруга 1,2 млрд сум бүлеп бирергә тәкъдим итте.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев