Соңгы яңалыклар

Путин: Россиядә коронавирус турында ялган хәбәр чит илдән килә

РФ Президенты россиялеләргә дөрес күрсәткечләр бирү өчен мәгълүмати эшне җайга салырга йөкләде.

Россиядә Covid-2019 коронавирусы белән меңләгән кеше авыруы турында ялган мәгълүмат чит илдән килә, дип хәбәр итә Куркынычсызлык федераль хезмәте. Бу хакта РИА Новости РФ Президенты Владимир Путин сүзләренә сылтама белән хәбәр итә.

«Кызганычка бу һәрвакыт шулай була. Ялган хәбәр таратуның максаты халык арасында шау-шу тудыру», — диде дәүләт башлыгы.

Ул россиялеләргә авыру буенча дөрес күрсәткеч бирү өчен мәгълүмати эшне җайга салырга кушты.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев