Указ хәрби хезмәткә 2022 елның 21 сентябреннән киткәннәргә кагыла.
Россия Президенты Владимир Путин контракт буенча хезмәт итүче хәрби хезмәткәрләргә, шулай ук өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган ир-егетләргә бер тапкыр 195 мең сум түләү турында указга кул куйды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында чыкты.
«Россия Кораллы Көчләренә өлешчә мобилизация буенча чакырылган гражданнарга, Россия Кораллы Көчләрендә чакырылыш буенча хәрби хезмәт узганнарга (Россия Саклану министрлыгы карамагындагы хәрби һөнәри белем бирү оешмалары, югары белем бирә торган хәрби белем бирү оешмаларының курсантларының хәрби вазифаларын биләүче хәрби хезмәткәрләрдән тыш), махсус хәрби операция уздыру чорында Россия Кораллы Көчләрендә хәрби хезмәт узу турында бер яки күбрәк елга контракт төзегән Россиянең башка гражданнарына (чит ил гражданнарына) билгеләргә», - дип санап үтелә документта.
Указ хәрби хезмәткә 2022 елның 21 сентябреннән киткәннәргә кагыла. Нәкъ шул көнне дәүләт башлыгы Россиядә өлешчә мобилизация башлануы турында игълан итте.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев