Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Путин Миңнехановка рәхмәт белдерде

Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүне оештырган өчен рәхмәт белдерде.

Дәүләт башлыгының карары хокукый мәгълүмат сайтында чыкты.

«Миңнеханов Рөстәм Нургалиевичка Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздырудагы казанышлары өчен Россия Федерациясе Президенты рәхмәтен белдерергә <…>, диелгән документта.

Искәртик, декабрьдә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүгә йомгак ясалды, ул узган ел дәвамында үткәрелде. Мөһим вакыйгалар арасында федераль чара статусын алган KazanSummit форумы, «Изге Болгар җыены» фестивале һәм башкалар бар.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев