Путин эшләми торган көннәрне май бәйрәмнәре тәмамланганчы озайтты
Соңгы яңалыклар

Путин эшләми торган көннәрне май бәйрәмнәре тәмамланганчы озайтты

Президент изоляция, чикләү чаралары этаплап кына гамәлдән чыгарылачагын әйтте.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин коронавирус белән бәйле эшләми торган көннәрне май бәйрәмнәре тәмамланганчы озайтты. Катгый таләпләр 12 майга кадәр сакланачак. Бу хакта Президент туры эфир барышында хәбәр итте.

"Май бәйрәмнәре арасында болай да күпләр отгуллар, отпуск ала иде. Ә бу шартларда бу өч көндә эшкә чыгу бигрәк тә куркыныч. Ул өч көнне дә исәпкә алып, 11 майны кертеп, бу көннәрне эшләми торган көннәр дип игълан итәм. Ләкин профилактика чаралары төгәл үтәлергә тиеш", - диде Владимир Путин.

Иң элек эшләми торган атна итеп, 30 марттан 6 апрельгә кадәр көннәр билгеләнгән иде. Аннары Владимир Путин эшләми торган көннәрне 30 апрельгә кадәр озайтты.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев