Соңгы яңалыклар

Путин Covid-19 аркасында чикләүләрне этаплап бетерү буенча киңәшмә уздырачак

Президент кушуы буенча, Хөкүмәт, Роспотребнадзор Дәүләт Советының эшче төркеме белән элемтәдә чикләүләр режимыннан этаплап чыгу планын әзерләргә тиеш.

6 майда Россия Президенты Владимир Путин Сovid-19 белән көрәш буенча элек кабул ителгән карарларны гамәлгә ашыруга багышланган киңәшмә үткәрәчәк. Бу турыда Россия лидерының матбугат секретаренә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Дмитрий Песков сүзләренчә, киңәшмәдә шул исәптән илнең үзизоляция режимыннан этаплап чыгу буенча тәкъдимнәр каралачак.

«6 майга Президентның элек кабул ителгән карарларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмәсе планлаштырылган, анда да тәкъдимнәр тыңланачак», - дип хәбәр итте Кремль вәкиле.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев