Путин 8-17 яшьтә балалары булган мохтаҗ гаиләләргә пособие турындагы карарны имзалады
Пособие илдә даими яши торган һәм Россия гражданины булган балага бирелә.
Путин 8 яшьтән 17 яшькәчә балалары булган мохтаҗ гаиләләргә айлык түләү турындагы указны имзалады. РИА Новости шул турыда яза.
«2022 елның 1 апреленнән 8 яшьтән алып 17 яшьтәге балага социаль ярдәм күрсәтүгә мохтаҗ гражданнарга бирелә торган айлык акчалата түләүне билгеләргә <...>, Россия территориясендә даими яшәүчеләргә, субъектлар законнарында каралган тәртиптә һәм шартларда», - диелә документта.
Пособие илдә даими яши торган һәм Россия гражданины булган балага бирелә. Ә гаиләдә бер кешегә туры килгән уртача керем төбәктә җан башына исәпләнгән яшәү минимумы күләменнән артмаска тиеш.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев