Прокуратура һәм Роспотребнадзор мәктәп укучыларын тукландыруның ничек оештырылуын тикшерде
Соңгы яңалыклар

Прокуратура һәм Роспотребнадзор мәктәп укучыларын тукландыруның ничек оештырылуын тикшерде

Мәктәп укучыларын тукландыруны Аксубай районы прокуратурасы аерым контроленә алды.

Районның белем бирү учреждениеләрендә Роспотребнадзор белгечләре катнашында прокуратура тикшерүләре уза. Район прокуроры ярдәмчесе Илгиз Гусамов һәм күзәтчелек органы белгече Гүзәл Исмәгыйлова шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең 2 мәктәбендә булдылар.

–Аксубай районы прокуратурасы Россия Федерациясенең Генераль прокуроры кушуы буенча, районның белем бирү учреждениеләрендә халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге буенча закон таләпләрен үтәүне тикшерүне оештыра, – дип шәрехләде Илгиз Гусамов.

Мәктәп директоры Энҗе Туктарова тикшерүчеләрне ачык йөз белән каршы алып, аларда тукландыруның тиешле дәрәҗәдә оештырылуын, СанПинның барлык таләпләре үтәлүен билгеләп үтте. Алар тикшерүне хуплыйлар.

–– Мәктәп туклану мәсьәләләрендә ата-аналар белән диалог өчен ачык. ZOOM режимында ата-ана җыелышлары оештырыла, шәхсән үзем һәм ике завуч һәр сыйныфның ата-аналары белән элемтәгә чыгабыз, – дип сөйләде Энҗе Фәрит кызы. – Моннан тыш, укучыларны тукландыру процессын ата-аналар комитеты да контрольли – атна саен вәкилләрне төшке ашка чакырабыз. Безнең укучылар тәмле, туклыклы һәм баланслы ашыйлар.

Күзәтчелек органнары вәкилләре дә, хәбәрчебез дә төшке ашны татып карады. Менюда кәтлит белән карабодай боткасы, ипи, чәй һәм десертка вафля иде. Тикшерүчеләр төшке ашның туклыклы һәм тәмле булуын билгеләп үттеләр.

Әмма төшке ашка кадәр аш әзерләү бүлмәсен дә, кухняны да, склад биналарын да тикшерделәр, хәтта суыткычка да күз салдылар, раковиналардан алып аның янәшәсендәге киптергечләргә кадәр, азык-төлекләрнең яраклылык срогыннан алып суыткычта саклану шартларына кадәр, бер генә әйбер дә тикшерүчеләрнең күз уңыннан читтә калмады. Прокуратураны да, Роспотребнадзорны да азык-төлек продуктларын алу һәм куллануга кагылышлы документлар да, хәтта порцияләр күләме дә кызыксындырды. Тикшерү җитди кимчелекләрне һәм кагыйдә бозуларны ачыкламады.

Прокурор ярдәмчесе билгеләп үткәнчә, тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар чыгарылачак.


Нет комментариев