Вакцинация узмаган Россия гражданнарына чит илдән кайтканда ковидка ПЦР-тест тапшырмаска рөхсәт ителә.
Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попованың карары бүген хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.
«Әлеге карар рәсми сайтта урнаштырылганннан соң икенче көндә үз көченә керә», – диелә документта.
Үзгәрешләр гражданнар илгә кайтканнан соң өч календарь көн эчендә ковидка тест ясатырга тиеш дигән кагыйдәне юкка чыгара. Бу кагыйдә соңгы 12 ай эчендә прививка ясаткан яки соңгы алты айда авырган кешеләргә кагылмады.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев