Премьераны тарихи истәлеккә багышладылар
Соңгы яңалыклар

Премьераны тарихи истәлеккә багышладылар

Иске Ильдеряк авыл мәдәният йортында тарихи хәтерне саклау һәм үткәннәр алдында җаваплылык проблемаларына багышланган «Вспоминая 41-ый» театраль куелыш булды.

Тамашачылар игътибарына сугыш еллары инсценировкалары, җырлар һәм шигырьләр тәкъдим ителде.

Рольләрне мәктәп укучылары – мәдәният учагы каршында эшләп килүче театраль студиядә катнашучылар башкарды. Балалар мәктәп театр түгәрәгендә дә шөгыльләнәләр, шулай ук аларны авыл клубы белгечләре дә сәхнә осталыгына өйрәтә. Тамашачылар – әти-әниләре, әби-бабайлары, укытучылары, дуслары яшь артистларны көчле алкышлары белән бүләкләделәр, җылы сүзләр белән хупладылар.


Нет комментариев