Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Православие динен тотучы аксубайлылар Раштуаны Феодосий Тотемский гыйбадәтханәсендә каршы алдылар

Аксубай районы православие динен тотучылары Раштуаны бәйрәм итәләр.

Феодосий Тотемский гыйбадәтханәсендә традицион төнге Раштуа гыйбадәте үтте.

Утыз градус салкынга карамастан, бәйрәм литургиясенә бөтен районнан православие динен тотучылар килде. Бөтен христиан дөньясы өчен мөһим булган бу төндә Коткаручы туды бит. Риваятьләр буенча, нәкъ менә Вифлеем йолдызы адәмнәрне Гайсә туган мәгарәгә алып килгән. Шуңа күрә сочельник христианнарны Раштуа бәйрәменә кертүче ишеккә әверелә.

Бәйрәм алдыннан гыйбадәтханәне чыршы, нарат ботаклары, яңа ел иллюминациясе һәм якты уенчыклар белән бизәделәр. Чиркәү территориясендә бәйрәм иллюминацияләре белән балкып торучы вертеп тә ясаганнар.

Раштуа гыйбадәтен чиркәү башлыгы иерей Александр Качаев үткәрде.

Чиркәү хоры һәм җырчылары чыгышы бәйрәм литургиясенә тантаналык өстәлде.

Бәйрәм гыйбадәте Аксубай район газетасының яңалыклар төркемендә турыдан-туры эфирда күрсәтелде. Йөзләгән дин тотучылар чиркәүгә гаиләләре, балалары белән килделәр. Туры эфирны 3500 меңнән артык дин тотучы карады.

Күп кенә православие вәкилләре хезмәт алдында тәүбә иттеләр һәм Раштуа төнендә катнаштылар.

Чөнки төнге күктә беренче йолдыз пәйда булгач, кырык көнлек ураза тәмамлана. Мәхәллә кешеләре шәм алып бару йоласын аерым бер дулкынлану һәм шатлык белән үтәделәр.

Гыйбадәтханә башлыгы Александр Качаев Мәскәү һәм бөтен Русьның Изге Патриархы Кириллның, Казан һәм Татарстан митрополиты Кириллның Раштуа юлламаларын игълан итте. Бәйрәм котлауларында изге атакайлар Россия гаскәрләре һәм тынычлык өчен дога кылырга чакыралар.

Литургия тәмамланганнан соң, рухани иман китерүчеләргә котлау һәм вәгазь сүзләре белән мөрәҗәгать итте, православие динен тотучыларны хәрби хәрәкәтләр барган урыннарда булучылар өчен догалар кылырга өндәде һәм безнең тормышыбызда һәм күңелләребездә тынычлык хөкем сөрсен өчен, Раббыбыз дошманның ачуын мәрхәмәткә алыштырсын иде, дип теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев