Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Посылкалардан өй исе килә

Махсус хәрби операция зонасына мобилизацияләнгәннәргә район халкыннан җиденче транш гуманитар ярдәм алып барып тапшырылды.

Аксубай сакчыларына аларны Анатолий Скворцов һәм Флен Зәйнуллин ярдәме белән алыштыргысыз волонтерлар – Сергей Литта, Александр Убейкин, Валерий Сидоркин һәм Анатолий Шишков тапшырды.

Югарыда телгә алынган ирегетләрнең һәркайсын, кыю рәвештә, безнең заман геройлары дип атарга була.

Алгы сафта якташлар кирәкле барлык әйберләр белән тәэмин ителсеннәр һәм ышанычлы тыл барлыгын хис итсеннәр өчен, алар күпме көч, энергия куялар, шәхси акчаларын тоталар.

Өч ярым тонна йөк – ир-егетләр Донецк халык республикасы на исемле посылкалар, азык төлек, җылы киемнәр һәм махсус җиһазлар илттеләр.

Гуманитар ярдәмне, акчаны кайгырту белән бөтен район җыйды, посылкаларны ярдәм җыю пунктында хатын-кызлар төрде, мәктәп укучылары безнең сугышчыларга җылы хатлар яздылар. 

Махсус хәрби операция зонасына сәфәргә чыккан волонтерлар – Александр Убейкин, Сергей Литта, Валерий Сидоркин, Анатолий Шишков өчен юл якын түгел иде.

Беренче чиратта, үзебезнекеләр янына эләгү өчен чикне һәм берничә пост аша узарга туры килгән. Аксубай хатын-кыз волонтерлары, сугышта чит балалар юк, дип санап, һәр пост өчен күчтәнәчләр әзерләделәр.

Постларның берсендә безнең волонтерларга көтмәгәндә ике Аксубай егете очраган, аларга да туганнарыннан исемле посылкалар һәм якташлардан күчтәнәчләрне тапшырганнар. Һәм мондый очрашулар берничә булган. Икенче постта Әлмәттән взвод командиры техникум директоры Фәрхат Аюповка сәлам тапшырган, егет АТУТны тәмамлаган.

Безнең курку белмәс волонтерлар якташ мобилизацияләнгәннәрнең төп төркеменә кадәр барып җиткәннәр. Сугышчылар өйдән гуманитар йөкне каршы алу өчен рюкзаклар белән 20 километр җәяү килгәннәр.

– Егетләр туганнарына, якыннарына, барлык район халкына ярдәм өчен зур рәхмәт тапшырдылар. Безне туганнары кебек каршы алдылар. Мобилизацияләнгәннәрнең кәефе сугышчан, Җиңү белән кайтачакбыз, дип әйттеләр, – дип сөйли сәфәрдә өлкәне булган Александр Убейкин. – Егетләрнең посылкаларны ачып, өй исе килә, дип тартмаларны иснәүләре күзләрне яшьләндерде.

Волонтерлар кушылган территорияләрдә кәрәзле телефон элемтәсе, навигатор куллану мөмкинлеге юк, хәрәкәт итү бары тик карта буенча гына, телефон кулланырга ярамый – иминлек барыннан да мөһим булуы турында сөйләделәр.

Игелекле кешеләрнең безнең якташларга ярдәм итүләре турында да әйттеләр.

Безнең волонтерлар мобилизацияләнгән якташларга үзенең гаражын склад итеп биргән Александр белән танышканнар. Ул шулай ук безнең сугышчыларны генераторлар өчен бензин белән һәм сусыз калган поселокны атнасына ике тапкыр су белән тәэмин итә. Хәтта безнең волонтерларны юл табу җиңел булмаган торак пунктларның берсенә кадәр озатып та барган. Волонтерлардан, махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм алып бару карарын ничек кабул иттегез, дип кызыксынам? Чөнки алар моны иҗтимагый башлангычларда, ниндидер бүләкләргә өмет итмичә, гомерләрен куркыныч астына куеп эшлиләр.

Анатолий Скворцов:

– Башта безгә Нурлат егетләре шалтыратып, мобилизацияләнгәннәр өчен гуманитар ярдәм җыюлары турында әйттеләр, үзләренә кушылырга тәкъдим иттеләр. Мин сыйныфташым Сергей Литтага шалтыраттым, ул мине хуплады, кил, кирәкле әйберләрне сатып алырбыз, диде. Иске Тимошкинога барганда юл уңаенда даруханәдән дарулар, бинтлар сатып алдым. ИскеТимошкинода безгә бертуган Вячеслав һәм Аркадий Яшмурзиннар кушылды, алар портатив газ плитәләре һәм аларга заправка өчен баллоннар бирделәр. Нәрсәләр кирәклеген белмичә генә тушенкалар, консервлар сатып алдык. Күрше нурлатлылар белән бергә Сергей белән ике конвой барды. Дөресен генә әйткәндә, беренче тапкыр куркыныч булды, күбрәк билгесезлектән. Әмма сине анда көтүләрен, кече ватаннан ярдәм киләчәгенә өмет итүләрен күргәч – бу синең мобилизацияләнгәннәр һәм аларның гаиләләре алдындагы бурыч икәнен аңлыйсың.

Сергей Литта:

– Безне «Диңгезчеләр кардәшлеге» берләштерде, ә беренче тапкыр Нурлат егетләре этәргеч бирделәр. Нинди хисләр тойганымны әйтә алмыйм. Моны үзең анда баргач кына аңлыйсың. Кирәк, димәк, кирәк.

Александр Убейкин:

 – Минем иптәшләрем анда, дустым Андрей беренчеләрдән булып мобилизацияләнде, туганнарым, танышлар арасында да сугышчылар бар. Егетләрнең чираттагы сәфәргә әзерләнүләрен белдем һәм Анатолий янына бардым, үземнең юлга чыгарга әзер булуымны әйттем, бер-беребезне аңладык. Махсус хәрби операция зонасына барудан түгел, ә егетләр янына килеп җитә алмау куркыныч, ә алар бит безне көтәләр! Әмма Ходай Тәгаләнең ярдәме белән барысы да уңышлы килеп чыга!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев