Полковник Николай Прончатовны искә алдылар
Соңгы яңалыклар

Полковник Николай Прончатовны искә алдылар

Аксубай милициясен 22 елдан артык җитәкләгән полковник Прончатовка 75 яшь тулган булыр иде.

Хезмәттәшләре, аның тормыш иптәше Лидия Анатольевна һәм кызы Светлананы чакырып, бүлектә сугышчан иптәшләрен искә алу кичәсе оештырырга карар иткәннәр.

– Җәмгыятькә хезмәт итү Николай Иванович өчен һәрвакыт тормышта төп эталон булды. Ул гомеренең 35 елын хокук тәртибен саклауга бирде. Һәм намусына, офицер бурычына тугры калды, – дип билгеләп үтте бүлекнең ветераннар советы рәисе Шамил Сәхабетдинов.

Николай Прончатовның хезмәт юлы 1971 елдан башлана. Ул Аксубай милициясенә лейтенант исемендә тикшерүче булып килә. 25 яшьлек милиционер Төньяк Флотының I Кызыл Байраклы Флотилиясендә су асты көймәсендә хезмәт иткән, Түбән Новгород урта-махсус милиция мәктәбен тәмамлаган була. Еллар узгач өлкән тикшерүче, аннары – бүлек җитәкчесе урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелә. Җитмешенче еллар азагында ул Аксубай районы эчке эшләр бүлеген җитәкли. Ул эшләгән елларда теләсә нинди оператив бурычны хәл итәргә сәләтле бердәм коллектив туплана. Николай Прончатов җитәкчелегендә бүлектә яңа хезмәтләр – төзәтү эшләре инспекциясе, сорау алу, штаб бүлекләре, криминаль милиция башлыгы, җәмәгать куркынычсызлыгы милициясе, тикшерү бүлеге җитәкчесе, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесенең кадрлар буенча урынбасары вазыйфалары кертелә. Бу гражданнарның законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау буенча эшләрне тагын да нәтиҗәлерәк алып бару, районда җинаятьчелеккә каршы көрәшү мөмкинлеге бирә. Яңа хезмәтләр төгәл һәм бердәм эшлиләр һәм нәтиҗәле эшчәнлек өчен даими рәвештә ТР ЭЭМ буенча районнар арасында беренче унлыкта булалар.

Николай Иванович офицерларның бер генә буынын тәрбияләми. Бүлекнең бүгенге җитәкчесе Илгиз Алмакаев та шулай ук ул җитәкчелек иткән елларда эшли башлаган хезмәткәр.

–Николай Иванович белән беренче очрашуны хәтерлим әле. Аның беренче соравы мин эспандерны ничә тапкыр «кыса» алуым һәм шахмат уйнавым булды. Аннары ул миңа кабинеттагы герне күтәрергә тәкъдим итте. Хәзер аңлыйм, шул рәвешле ул яшь хезмәткәрләрнең холкын, чыдамлыгын һәм акылын тикшергән. Мин югалып калмадым – физик яктан һәрвакыт әзер идем, шахмат белән дә мавыктым – Николай Иванович белән без бер генә партия уйнамадык, – дип сөйләде полковник Алмакаев.

Николай Прончатов тумышы белән Түбән Новгород өлкәсенең Горький шәһәреннән, дүрт балалы гаиләдә иң өлкәне. Ул бала чакта гаиләсе күченгән Мордовиядә мәктәпне тәмамлый. Әмма Аксубай районын һәрвакыт туган ягы дип санады. ЭЭМ ветераны Ирек Салахов Николай Ивановичның хезмәт урынын сайлауда нәкъ менә үзенең катнашы булуы хакында уртаклашты. 1973 елда ветеран ЭЭМның уку үзәгендә курслар уза, яшь егет казармага Аксубайдан килүчеләр юкмы икән, дип керә. Сүз артыннан сүз ялганып, сөйләшеп китәләр. Ачыкланганча, яшь лейтенант алдында, безнең районга тикшерүче булып барыргамы, әллә башка җиргә оператив кизү торучы булып китәргәме, дигән мәсьәлә тора. Ирек Әхмәт улы безнең районда перспективалар турында сөйли, ә сайлауны лейтенант үзе ясый.

Николай Иванович һәрчак принципиаль, гадел, таләпчән булуы белән аерылып торды, тик бер үк вакытта кул астындагылар турында аталарча кайгыртты. Аның турында искә алырга җыелучы хезмәттәшләре нәкъ менә шул сыйфатларны искә алдылар.

2002 елның мартында Николай Иванович милиция полковнигы исемендә лаеклы ялга китә. Әмма кул кушырып утырмый, Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге ветераннары оешмасы эшчәнлеге үзәгендә калып, ун елдан артык районда агрофирмалар иминлеген саклау хезмәтен җитәкли. Ә аннан соң «Диңгезчеләр җыелышы» иҗтимагый оешмасын булдыру инициаторы була.

Фидакарь хезмәте өчен Николай Прончатов «ТР ЭЭМның Мактаулы хезмәткәре» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. Аңа министрлык җитәкчелеге дә, бүлекнең шәхси составы да ихтирамлы мөнәсәбәттә була.

– Минем ирем, әтиебезне хөрмәтләп искә алуыгыз өчен рәхмәт. Узган елларны анализлап, мин аның бөтен нәрсәдә түзем, сабыр һәм уяу булуына шаккатам. Ул барысын да үз эченә җыйды, шуңа күрә йөрәге түзмәде дә. Тикшерүче булып эшли башлаган вакытта 25-26шар эшне карый иде. Ул алты ел ЭЭМ

академиясендә белем алды. Башта аны җитәкче урынбасары, аннары җитәкче итеп куйдылар, – дип искә алды Николай Ивановичның хатыны Лидия Анатольевна. – Ул көчле холыклы, гадәти булмаган шәхес иде һәм һәрвакыт кешеләргә ярдәм итте.

Ул офицер гаиләсендәге авыр еллар турында сөйләде, алар тормыш иптәше белән 47 ел гомер иткәннәр. Хатыны билгеләп узганча, иренең карьера үсеше өчен башка мөмкинлекләре дә булган, тик ул һәрчак Аксубай районына тугры калган.

Николай Иванович 2019 елның ноябрь көнендә кинәт арабыздан китте. Ул үзе җитәкләгән коллективта гына түгел, Аксубай районы тарихында да якты эз калдырды.


Нет комментариев