Полиция патрульләре кешеләрнең өйдән чыгу сәбәбен һәм зиратларга баруын тикшерә 
Соңгы яңалыклар

Полиция патрульләре кешеләрнең өйдән чыгу сәбәбен һәм зиратларга баруын тикшерә 

Аксубай районында полиция патрульләре тәүлек буе эшләүләрен дәвам итәләр.

Район үзәгендә дүшәмбе иртәсе эшкә ашыгучыларның күбесе өчен полиция хезмәткәрләре тарафыннан шәхесне раслаучы документларны, эш бирүчедән белешмәләрне һәм рөхсәт кәгазьләрен тикшерүдән башланды. 

Беренче чиратта эшкә бару, район буенча хәрәкәт итү өчен нигезләр тикшерелде. Кайбер белешмәләрне хәтта эш бирүчегә шалтыратып тикшерделәр. 

Бүгеннән Татарстанда коронавирус инфекциясенең таралуына юл куймау буенча чаралар катгыйланды. ТР Премьер-министры Алексей Песошин җәмәгать урыннарында битлекләр яисә респираторлар киеп йөрү турында тиешле боерыкка кул куйды. Хәзер үз-үзеңне читләштерү режимын бозучыларга гына түгел, җәмәгать урыннарында – кибеттә, даруханәдә, транспортта битлексез булганнарга да җәза биреләчәк. 

Полиция хезмәткәрләре шулай ук даими рәвештә зиратларны да тикшерәләр, чөнки традиция буенча язын халык каберлекләрдә тәртип урнаштырырга ашыга. 

2020 елның 11 апреленнән санитар-эпидемиологик вәзгыять яхшырганчыга кадәр, җирләү буенча хезмәт күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итүләр һәм җирләүдә катнашу очракларыннан тыш, гражданнарның зиратларга баруы тыела. Матәм процессында бер үк вакытта 20 дән күбрәк кеше катнашырга тиеш түгел. 

Исегезгә төшерәбез, әлегә Аксубай районы территориясендә коронавирус инфекциясе йоктыруның бер очрагы рәсми рәвештә расланган. Тик Covid-19 таралмасын өчен, район кешеләренең өйдә калулары, үз йортларыннан һәм фатирларыннан сәбәпсезгә чыкмаулары сорала.


Нет комментариев