Ял көне булуга карамастан, Аксубай полиция хезмәткәрләре хезмәт алып бара – алар район гражданнарының РФ территориясендә кертелгән аерым санитар-эпидемиологик режимга ни дәрәҗәдә җаваплы карауларын тикшерәләр.
Аксубай районы белән муниципальара элемтә ябылмаган, әмма полиция хезмәткәрләре мондый маршрутлар буйлап хәрәкәтнең ни дәрәҗәдә нигезле булуын күзәтәләр – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның юлга чыгуда нигезле сәбәбе һәм СМС-рөхсәт алуын тикшерәләр.
Хәрәкәт итү өчен Татарстанда махсус хезмәт эшләнелде. Өйдән чыгу өчен татарстанлыларга 2590 номерына түбәндәге текст белән СМС-хәбәр юлларга кирәк: ТЕРКӘЛҮ#паспорт сериясе һәм номеры.
Киләсе адым — өйдән чыгу максаты белән тагын бер хәбәр җибәрү. Бу хәбәргә җавап итеп, рөхсәтнең гамәлдә булу срогы күрсәтелгән код килергә тиеш. Рөхсәт бер сәгатьтән дә артык булмаган вакытка бирелә. Аны тәүлегенә ике тапкырдан да артык алып булмый.
Эшкә йөрергә мәҗбүр булган кешеләргә, шулай ук ашыгыч медицина ярдәме таләп ителгәндә, гомергә һәм сәламәтлеккә турыдан-туры куркыныч янау очракларында, якындагы кибеткә ашамлык сатып алырга барганда, йорт хайваннарын урамда йөрткәндә, чүп чыгарганда СМС җибәрү таләп ителми.
Дачага чыкканда үзизоляция чорында кертелгән СMС-рөхсәтнең гамәлдә булу вакыты бер сәгатьтән ике сәгатькә кадәр арткан, бу очракта СМС-рөхсәтне тәүлегенә ике тапкыр кулланырга мөмкин. Ә яшәү урыны үзгәргәндә, вакыт бер сәгатьтән алты сәгатькә кадәр арттырылган.
Өстәвенә, дачага чыгу өчен СMС-хәбәрне өч көнгә бер тапкыр рәсмиләштерергә була. Калган максатлар буенча цифрлы рөхсәт бер сәгать эчендә гамәлдә була. Тәүлегенә һәр татарстанлы тору урыныннан чыгып китәргә рөхсәт биргән ике пропуск алырга мөмкин.
Нет комментариев