Поликлиниканы 30 миллион сумга ремонтлыйлар
Соңгы яңалыклар

Поликлиниканы 30 миллион сумга ремонтлыйлар

Аксубай район үзәк хастаханәсендә поликлиникага капиталь ремонт ясау эшләре башланган.

Эшләр сәламәтлек саклау тармагының беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча алып барыла. Бу максатларга федераль казнадан 30 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Бинада икенче катта монтаж эшләре тулы куәтенә бара. Биредә стеналар гына калган, урыны белән хәтта бүлгеч диварларны да сүткәннәр.

– Бина тулысынча үзгәрәчәк – поликлиниканы танып булмаячак, – ди район үзәк хастаханәсе баш табибының хуҗалык эшләре буенча урынбасары Әхтәм Насретдинов. – Поликлиника бинасы 1984 елда төзелгән һәм шул вакыттан бирле бары тик косметик ремонт гына үткәрелгән. Стеналар, идәннәр генә түгел, барлык коммуникацияләр дә тузган хәлгә килгән.

Район үзәк хастаханәсе баш табибы Марсель Ислямов сөйләвенчә, поликлиникада кайбер кабинетлар модернизацияләнәчәк. Икенче катның бер канатын хатын-кызлар консультациясе биләячәк.

– Амбулатор шартларда хатын-кызларга беренчел медик-санитар акушер-гинекология ярдәме күрсәтү – бөтен сәламәтлек саклау системасы эшчәнлегенең өтенлекле юнәлешләренең берсе, – дип билгеләп үтте Марсель Ислямов. – Яңа поликлиникада йөкле хатын-кызларны кабул итү өчен барлык шартлар да тудырылачак – монда табиб-гинекологлар, карау бүлмәләре, УЗИ һәм анализлар бирү кабинетлары урнашачак.

Поликлиникада ремонт эшләрен «Строитель» ҖЧҖ бригадасы алып бара, эшләрне август уртасына тәмамларга планлаштыралар.

 


Нет комментариев