Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Полиция подполковнигы Йолдыз Билалов Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнде

Шәхси составка яңа җитәкчене тәкъдим итү тантанасы Аксубай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов җитәкчелегендә, Татарстан Республикасы эчке эшләр министры урынбасары, полиция генерал-майоры Алексей Завгороднев катнашында узды.

42 яшьлек Йолдыз Билалов – безнең районда туып үскән. Ул Алабуга махсус милиция мәктәбен тәмамлаганнан соң үзенең хезмәт карьерасы башланган бүлеккә әйләнеп кайтты. 1999 елдан тикшерү бүлекчәсенең гади хезмәткәреннән башлап, Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчесе урынбасарына кадәр һөнәри юл узды. Ул Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлеген 6,5 ел җитәкләде.

Алмаз Мингулов һәм Алексей Завгороднев яңа җитәкчегә эшендә уңышлар теләделәр. Шулай ук бу көнне Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенең элеккеге җитәкчесе, әлеге вазыйфада җиде елга якын эшләгән Илгиз Алмакаевны лаеклы ялга озаттылар.

Алмаз Мингулов эчке эшләр органнарында намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте һәм Аксубай районы территориясендә законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга зур өлеш керткәне өчен Илгиз Ислян улына Рәхмәт хаты тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев