Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Почта ташучының хезмәтен авыл юбилеенда билгеләп үттеләр

Тарханка авылының гасырлык юбилеенда хат ташучы Марина Васильева хезмәтен аерым билгеләп үттеләр.

Интернет-элемтәләр һәм мобиль телефоннар үсеш алуга карамастан, без бүген дә почта хезмәтләреннән файдалануны дәвам итәбез, һәм почта ташучы һөнәренә дә шулай ук ихтыяҗ бар.

–Теләсә нинди һава торышында, җилкәсенә авыр сумка аскан безнең Марина Михайловна газета-журналларны адресатларга вакытында китереп җиткерү өчен ашыга, – дип билгеләп үттеләр бәйрәм трибунасыннан алып баручылар. – Бүген, элекке кебек, почтальон функциясе газета-журналлар, пенсия түләүләре һәм акча күчерүләрне китерүне генә үз эченә алмый. Ә соңгы елларда аларның яңа – көндәлек товарлар сату бурычлары пәйда булды. Һәм боларның барысын да Марина җиңел һәм уңышлы башкара. Вакытлы матбугатны да, пенсияне дә ул һәрвакыт вакытында тарата һәм үзе белән яхшы кәеф һәм шатлык алып килә. Шуңа күрә Тарханка халкы үз хат ташучысын ярата да инде, ул һәр йортта көтеп алынган кунак.

Бәйрәмдә авыл почтальонкасына җирле үзидарә органыннан бүләк тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев