Пиротехника хаталарны кичерми
Татарстанда махсус янгынга каршы режим игълан ителде.
Ул 2022 елның 19 декабреннән 2023 елның 8 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Тиешле карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Махсус янгынга каршы режим гамәлдә булган чорда сәнәгать һәм транспорт объектларыннан, җылылык-энергетика комплекслары чикләреннән – 500 метр, торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы объектларыннан, кешеләр күп җыела торган урыннардан, автомобиль юлларыннан, шәхси торак йортлардан һәм күп фатирлы йортлар чикләреннән 30 метр ераклыкта 1-3 класслы куркынычтагы пиротехник эшләнмәләрен (бенгаль утлары, шапылдавыклардан тыш) куллану тыела.
Муниципалитетларда пиротехник эшләнмәләрне куллану урыннары билгеләнгән булырга тиеш. Пиротехник эшләнмәләрне җитештерү, саклау һәм сату эшчәнлеген гамәлгә ашыручы юридик затларны, шәхси эшмәкәрләрне янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә аерым контрольгә алачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев