Пилотсыз очу аппаратлары гаскәрләрендә хезмәт итү
Соңгы яңалыклар

Пилотсыз очу аппаратлары гаскәрләрендә хезмәт итү

Татарстанда пилотсыз очу аппаратлары (БПЛА) гаскәрләрендә һәм Африка корпусында контракт буенча хезмәт итәргә мөмкин. Бу хакта Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары урынбасары Радик Әмиров тәфсиллләп сөйли.

– Пункт кандидатларны өч юнәлеш буенча сайлый: Үзәк хәрби округ частьларына, Африка корпусына һәм Пилотсыз очу аппаратлары гаскәрләренә. Татарстан Африка корпусына кешеләр кабул ителә торган Россиянең җиде төбәге исемлегенә керде. Узган ел ахырында Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә яңа гаскәр төре — Пилотсыз очу аппаратлары гаскәрләре барлыкка килде. Гамәлдәге контрактка өч гарантияне үз эченә алган махсус өстәмә кушыла. Хәрби хезмәткәр хезмәт итү вакытын тулысынча нәкъ менә шушы гаскәрләрдә үткәрәчәк. Ул уку частьларында ай ярымнан өч айга кадәр әзерлек узачак. Контракт төгәл билгеләнгән срокка төзелә.

Татарстанда контрактка кул куйганда бер тапкыр бирелә торган түләү 2,9 миллион сум тәшкил итә. Шуның 400 мең сумын Оборона министрлыгы, 2,5 миллионын республика түли. Хәзерге вакытта иң таләп ителгән юнәлеш – Пилотсыз очу аппаратлары гаскәрләре.

Анда кандидатларга таләпләр катгыйрак. Яшь чикләве – 50 яшькә кадәр, хөкем ителмәгән булу һәм сәламәтлек буенча яраклылык мәҗбүри. Кул чукларының вак моторикасы яхшы үскән һәм компьютер уеннарында оста булган кешеләргә өстенлек бирелә. Контракт төзү буенча барлык сораулар белән Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу бүлегенең телефоны: 8-906-117-79-38.


Нет комментариев