Соңгы яңалыклар

Песков ковидка каршы мәҗбүри вакцинациянең кабат кертелү ихтималы турында әйтте

Россиядә халыкның аерым категорияләре өчен коронавируска каршы мәҗбүри вакцинация яңадан үткәрелә башларга мөмкин.

Әлеге чараның коронавирус инфекциясе йоктыручыларның кисәк артуына бәйле рәвештә кабул ителүе ихтимал. Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песковка сылтама белән хәбәр итә.

«Әлеге вазгыять көн саен Хөкүмәт дәрәҗәсендә контрольдә тотыла. Президент көн саен Хөкүмәттән, тиешле ведомстволардан, Сәламәтлек саклау министрлыгыннан, Попова ведомствосыннан (Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте – Т-и иск.) докладлар ала», - дип искәртте Кремльнең рәсми вәкиле.

Ул билгеләп үткәнчә, әгәр күрсәткечләр артуын дәвам итсә, коронавируска каршы кайбер чаралар, шул исәптән вакцинациягә кагылганнары да, кабат үз көченә керергә мөмкин. Аның сүзләренчә, Россия Президенты Владимир Путин соңгы ике ел дәвамында коронавирус инфекциясенә каршы көрәшне даими контрольдә тота.

Песков шулай ук Кремльдә көчәйтелгән иминлек чараларының гамәлдә булудан туктамавын әйтте. «Алар дәвам итә, алар бездә тулысынча гамәлдән чыгарылмады. Бу шуның белән аклана: хәзер без инфекция йоктыручылар саны янә артуын күрәбез. Әлеге чаралар дәвам итәчәк», - дип искәртте Песков.

Шунысын да искәртик: узган тәүлектә Россиядә коронавирусның 14 меңнән артык очрагы расланган. 6 апрельдән бирле илдә мондый сан теркәлмәгән иде.

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев