Пенсиягә кадәр биш ел алдан
Гамәлдәге закон буенча, пенсия алды ташламаларының күпчелегенә хокук яңа пенсия яшенә кадәр 5 ел кала, күчеш чорын исәпкә алып, барлыкка килә: хатын-кызлар өчен – 55 елдан, ир-атлар өчен 60 елдан башлап.
Пенсия алды яшендәге гражданнарга элек пенсия яшенә җиткәндә бирелә торган ташламалар һәм социаль ярдәм чаралары: бушлай дарулар һәм транспортта йөрү, капиталь ремонт һәм башка торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә ташлама, милек һәм җир салымнарыннан азат итү кагыла.
Пенсионерлар өчен шулай ук диспансерлаштыру буенча яңа ташламалар кертелгән, эшсезлек буенча пособиенең арттырылган күләме каралган һәм пенсия алды яшендәге хезмәткәрне эштән азат итүне тыя торган закон кабул ителгән.
– «Пенсионер» статусын билгеләү өчен беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми, – дип аңлата Россия Пенсия фондының Аксубай районында клиентлар хезмәте җитәкчесе Владимир Тиморфеев. – Пенсия фондында мәгълүмат бирү сервисы аша без пенсия алды яшендәге затлар турында кирәкле мәгълүматларны алабыз. Гражданинга ПФРга гариза бирергә генә кала.
Федераль пенсия алды ташламаларына хокукыгыз бармы-юкмы икәнен es.pfrf.ru Пенсия фонды сайтында шәхси кабинет ачып, күп функцияле үзәктә, шулай ук алдан язылу буенча Пенсия фондының клиентлар хезмәтенә мөрәҗәгать итеп белергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев